Дәүләт Думасы дезертирлык өчен җәза турында төзәтмәләр кертелгән канун кабул итте
Дәүләт Думасы сишәмбе көнне үткән пленар утырышта икенче һәм өченче укылышта Җинаять кодексына төзәтмәләр кертә торган канун проектын кабул итте. Канун проекты сугыш вакытында дезертирлык, талау, корал һәм хәрби техниканы юк итү, әсирлеккә төшү өчен җаваплылык кертүне күздә тота. РИА Новости шул турыда яза.
Дәүләт Думасы депутатлары РФ Җинаять кодексына төзәтмәләрне хуплады. Аерым алганда, хәзер чакырылыш буенча хәрби хезмәткә килмәү яки дезертирлык өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Җинаять кодексына төзәтмәләр шулай ук сугыш вакытында корал юк иткән өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне дә күздә тота.
Җинаять кодексы шулай ук хәрби хәл (положение) чорында талаулар өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү турындагы маддә белән тулыландырыла.