Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week турында: Дөнья инде элеккечә булмаячак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында иртәгә республика башкаласында ачылачак Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумы турында искә төшерде.
ТР Президенты булачак вакыйгага багышланган роликны урнаштырган. Ул медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе һәм башка өлкәләргә багышланган күренешләрне үз эченә ала. Форумда бу өлкәләрне цифрлаштыру турында сөйләшәчәкләр.
«Без чикләнмәгән мөмкинлекләр эрасына ишекләр ачабыз. Дөнья инде элеккечә булмаячак, һәм бу үзгәрешләрнең нинди булуы бездән генә тора», – дип сөйли видеодагы тавыш.
- Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумы 21 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә башлана, ул 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда 32 ил вәкиле катнашуы турында хәбәр ителде. Чара катнаш форматта узачак, 30 меңгә кадәр кеше килер дип көтелә.
- Форумны ТР Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Хөкүмәте яклавы астында үткәрелә. Ул системалар, сервислар һәм хезмәтләр нигезендә төзелгән цифрлы интеллектуаль технологияләр уйлап табучыларга һәм кулланучыларга юнәлтелгән.