Зәй җирлегендә беренче тапкыр республикакүләм спартакиада үткәрелде
Зәйдә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының XXII республика спартакиадасы узды. Ярышлар политехник көллият базасында оештырылды. Республикакүләм спартакиада Зәй җирлегендә беренче тапкыр уздырыла.
Спартакиадада катнашучыларны «Форпост» иҗтимагый тәртипне саклау буенча республика яшьләр (студентлар) берлоәшмәләре үзәге директоры урынбасары Иван Клименко, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, районның форпостчылар хәрәкәте җитәкчесе Алексей Алексеев сәламләп, уңышлар теләде. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Бу чара яшьләрдә патриотик кыйммәтләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрби хезмәткә әзерлек алып бару һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан уздырыла. Шәһәрнең «Форпост» отрядлары җәмәгать тәртибен саклауда, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, пропагандалау буенча актив эш алып баралар», - диде район «Форпост» отряды җитәкчесе Алексей Алексеев.
Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы,Сарман һәм Зәй командалары көч сынаша. Спартакиадада катнашучылар пневматик мылтыктан атуда, автомат сүтеп-җыюда, йөгерүдә, гер күтәрүдә, турникта тартылуда, гранат атуда һәм канат тартуда көч сынаша.