Татарстан прокуратурасы тәрбияченең баланы кыйнавы турындагы хәбәрне тикшерә
Социаль челтәрләрдә Кама Тамагы балалар бакчасында тәрбияче баланы кыйнаган дигән мәгълүмат таралды. Бу вакыйга турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты. Видеода хатын-кызның сабыйның битенә берничә тапкыр бәрүе күренә. Видео авторы агрессиянең сәбәбе нәрсә булганына ачыклык кертмәгән.
«Түбән Кама шәһәр прокуратурасы Кама Аланындагы балалар бакчасында баланы кыйнаулары турында мәгълүматны тикшерә», - дип ачыклык кертте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.