Россиядә машина йөртүчеләр электрон таныклыкны сынау режимында күрсәтә алачак
Россиядә 1 октябрьдән машина йөртү таныклыгын электрон рәвештә күрсәтергә мөмкин булачак. Әлеге чара сынау режимында үткәрелә.
«Электрон рәвештә кертеләчәк чираттагы документ – машина йөртү таныклыгы. Агымдагы елның 1 октябреннән үк «Госуслуги Авто» мобиль кушымтасында машина йөртү таныклыгын күрсәтү буенча электрон сервис эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз», – дип сөйләде Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников Kazan Digital Week форумының пленар утырышында.
Әлегә электрон машина йөртү таныклыгыннан сынау режимында файдаланырга мөмкин булачак, дип аныклады Черников. Хәзер электрон документ тулысынча законлы булсын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнә, дип өстәде ул.
Дәүләт автоинспекциясе башлыгы сүзләренчә, сервис бөтен Россиядә, шул исәптән офлайн режимда мөмкин кадәр тизрәк эшләсен өчен кирәкле чаралар башкарыла.
«Күп кенә машина йөртүчеләр инспектор мондый документны интернет булган урында гына тикшерә ала дигән иде. Машина йөртүчеләргә бик уңайлы булачак», – диде ул.