Рөстәм Миңнеханов Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына яңа җитәкче билгеләде
Руслан Мөхәрләмов Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең яңа урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе итеп билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы карарны имзалады.
«Мөхәрләмов Руслан Роберт улын Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе итеп билгеләргә, аны элек биләгән вазифасыннан азат итәргә», – диелә карарда.
Искәртеп узабыз, департамент белән моңа кадәр җитәкчелек иткән Александр Терентьевның бүген Татарстан башкарма хакимиятеннән сенатор итеп билгеләнүе мәгълүм булды.