Александр Терентьев Татарстаннан яңа сенатор итеп билгеләнде
Татарстан башкарма хакимиятеннән сенатор итеп Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил вәкаләтләрен Терентьев Александр Михайловичка бирергә», – диелә документ текстында.
Карар басылып чыгу көннән үз көченә керә.