Казаннан Адлерга өстәмә поездлар йөри башлый
Казан – Адлер маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнде, бу Россиянең Кара диңгез ярлары курортлары юнәлешендә пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ арту белән бәйле.
Казаннан өстәмә поездлар 3, 15, 21 һәм 27 октябрь, 2, 8, 14, 20 һәм 26 ноябрь, 2 һәм 8 декабрь көннәрендә 12:07 сәгатьтә кузгалачак. Алар киләсе тәүлекнең 12:32 сәгатендә Адлерга килеп җитә. Адлердан поездлар 22:43 сәгатьтә китәчәк, Татарстан башкаласына икенче көнгә 23:10 сәгатьтә килеп җитәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.