Рособрнадзор: Өлешчә мобилизация уку-укыту процессына тәэсир итмәячәк
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе башлыгы Анзор Музаев өлешчә мобилизация уку-укыту процессына йогынты ясамаячак, укытучылар һәм укучыларга кагылмаячак, дип белдерде. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Уку-укыту процессына ул берничек тә кагылмаячак. Без РФ Президенты чыгышын күрдек. Шуннан соң ук РФ Оборона министрлыгы башлыгы барысын да аңлатты», – диде Музаев RTVi телеканалына биргән интервьюсында.