РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасарына «Хезмәтләре өчен» орденын биргәннәр
Бүген Мәскәү ислам институтының яңартылган бинасын ачу тантанасында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин үзенең урынбасары - РФ мөселманнары Диния нәзарәте эшләр идарәчесе Рафыйк Фәттахетдиновны бүләкләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
«Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең уңышлы эшчәнлегенә күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм Россия мөселман өммәтенең дини инфраструктурасын үстерүгә шәхси өлеше өчен бүләкләнә», диелгән Россия мөселманнарының дини лидеры указында.
Рәфыйк Фәттахетдинов 2020 елдан башлап бүгенге ачылыш тантанасына кадәр Мәскәү ислам институты бинасын капиталь төзекләндерү процессын җитәкләде.