Удмуртия башлыгы Ижевск мәктәбендә атышта зыян күрүчеләр турында хәбәр итте
Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов 88 нче номерлы Ижевск мәктәбендәге атыш нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында хәбәр итте.
Һөҗүм итүче мәктәпкә кереп каравылчыны үтергән. Аннан кала балалар арасында яралылар һәм корбаннар да бар, дип яза «Татар-информ».
Һөҗүм итүченең кем булуы ачыклана. Хәзерге вакытка мәктәптә эвакуация эшләре тәмамланган. Республика башлыгының беренчел мәгълүматларына караганда, җинаятьче үз-үзен атып үтергән. Хәзер фаҗига урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.