Апаста Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов гражданнарны кабул итә
29 сентябрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советы алтынчы чакырылыш депутаты Фәнил Баһаветдинов гражданнарны шәхси кабул итә. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.
Сорауларны 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Апас ш.т.п., Совет ур., 2 йорт адресы буенча « Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бирергә мөмкин. Алдан язылу өчен телефон номеры: 22-3-18.