Латвия өлешчә мобилизация сәбәпле Русия белән чиктә гадәттән тыш хәл игълан итте
Ул 28 сентябрьдән башланачак һәм өч ай дәвам итәчәк. Аерым алганда Латвия хакимиятләре Педедзе чик буе кичүен яба, бу килүче русияләр агымын киметү өчен эшләнә. Дәүләт чик буе хезмәтенә чикне узучы Русия ватандашларын күзәтүне көчәйтергә кушылган.