Түбән Кама прокуратурасы өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә
Түбән Кама шәһәр прокуратурасы эш көннәрендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында мобилизацияләнергә тиешле гражданнарны кабул итә.
Прокуратураның үзендә (Студентлар ур.,7) эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә мобилизация мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылган. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш, 8(8555) 39-23-68 номеры буенча «кайнар элемтә» эшли.