Санкт-Петербургта татар камзулы тегү буенча мастер-класс узачак
1 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Ленинград өлкәсе Дуслык йортындагы Рөстәм Хучашев исемендәге татар мәдәнияте музеенда Татьяна Акулова татар камзулы тегү буенча мастер-класс үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мастер-класс дүрт сәгать дәвам итәчәк. Чараны Линара Николашкина, Янифа Федосова, «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте һәм Ленинград өлкәсе Дуслык йорты оештыра.