Татарстан китап нәшрияты «Идел дулкыны – 2022» ярминкә-фестивалендә катнаша
Татарстан китап нәшрияты 29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр мөһим әдәби вакыйгада – VIII Халыкара «Идел дулкыны – 2022» китап ярминкә-фестивалендә катнаша. Биредә олылар һәм балалар аудиториясе өчен берничә йөз исемдәге китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
29 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә Театр мәйданында ярминкәне ачу тантанасы булды. 30 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә ярминкә кысаларында «2021 елның иң яхшы китаплары» өлкә бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Моннан тыш, кунакларны танылган авторлар белән иҗади очрашулар, китап презентацияләре, дискуссияләр һ.б. бик күп кызыклы чаралар көтә.