Владимир Путин: Без үз җиребезне бөтен көчебез һәм бөтен чаралар белән саклаячакбыз
Россия Президенты Владимир Путин илгә яңа төбәкләрне кушу турындагы шартнамәләргә кул кую тантанасында «Үз җиребезне бөтен көчебез һәм бөтен чаралар белән саклаячакбыз», - дип белдерде.
«Без үз җиребезне бөтен көчебез һәм бөтен чаралар белән саклаячакбыз, үз кешеләребезнең имин тормышын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Халкыбызның бөек азатлык миссиясе шунда», - диде Владимир Путин.
Ил башлыгы сүзләренчә, җимерелгән шәһәрләр һәм бистәләр төзекләндереләчәк.
«Сәнәгать предприятиеләрен, заводларны, инфраструктураны, пенсия һәм социаль яклау белән тәэмин итүне, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасын яңартачакбыз һәм үстерәчәкбез. Әлбәттә, куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү буенча да эшләячәкбез», - диде Владимир Путин.