Казанда приставлар бүлегенә кергәндә ау пычагы тоткан ир-атны тоткарлаганнар
Кичә Суд приставы хезмәтенең Киров район бүлегенә керү юлында ау пычагы алып керергә тырышкан Казан кешесен тоткарлаганнар. Бу административ хокук бозу булып тора, ир-атка беркетмә төзегәннәр, шуннан соң полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Россия Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә ведомство бүлекләрендә керү режимы кагыйдәләре эшләвен искәрттеләр.
Эчкә керү документлар күрсәтелгәннән соң гамәлгә ашырыла. Барлык гражданнар металл детектор тарафыннан тыелган предметлар булуга тикшерелә. Бүлекчәгә чәнчи-кисә торган предметлар, травматик һәм утлы корал, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган башка предметлар кертү тыела.