«Ышаныч» үзәге мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә бушлай психологик ярдәм күрсәтәчәк
Казанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә түләүсез психологик ярдәм күрсәтеләчәк. «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре шәһәрлеләргә консультация бирәчәк.
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе +7(843)277-00-00 телефоны буенча кабул ителә. Психологлар белән шәхсән «Ышаныч» бүлекчәләрендә 9:00-17:30 сәгатьтә түбәндәге адреслар буенча очрашырга мөмкин:
- Г.Коләхмәтов ур., 21 (Мәскәү районы);
- Халтурин ур., 16 (Киров районы);
- 8 нче Март ур., 4 (Совет районы);
- Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд (Авиатөзелеш районы);
- Сәлимҗанов ур., 14 (Вахитов районы).
Шулай ук казанлылар тәндәге стрессны киметү буенча терапия элементлары булган дәресләрдә катнаша ала. Дәресләргә сылтама буенча язылырга була, дип хәбәр иттеләр «Ышаныч» үзәгендә.