Рөстәм Миңнеханов Россия чемпионнары калган «Динамо-Ак Барс» командасын котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» чирәмдә хоккей командасы уенчыларына һәм җитәкчелегенә, Россия Кубогында җиңүләре белән котлап, телеграмма җибәрде.
«Республика Сезнең белән горурлана. Сезгә һәрвакытта да уңышлар, спортта һәм тормышта яңа үрләр яуларга, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Казанның чирәмдә хоккей үзәгендә Россия Кубогы финалында «Динамо-Ак Барс» командасы Электростальнең «Динамо» командасын җиңде. Матч нәтиҗәләре буенча исәп казанлылар файдасына 3:1 тәшкил итте.