Татарстаннан махсус операциягә үз теләге белән барырга теләгән кыз турында сөйләделәр
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Телеграм-каналлар Менделеевскида яшәүче хатын-кыз үз теләге белән махсус хәрби операциягә барырга карар итүе, аңа повестка килүе турындагы хәбәрне таратканнан соң, «Татар-информ» хәрби комиссариатка аңлатма сорап мөрәҗәгать итте.
Республика хәрби комиссариаты вәкиле мәгълүматы буенча, Менделеевскида яшәүче 22 яшьлек хатын-кыз чыннан да сайтта үз теләге белән махсус операциягә баруга гариза рәсмиләштергән. Шуннан соң аңа хәрби комиссарның электрон имзасы белән хәбәр юлланган (повестка белән бутамаска). Анда район хәрби комиссариатына килү көне һәм вакыты, шулай ук үзең белән алырга кирәк булган документлар исемлеге күрсәтелгән. Хәрби комиссариатта аңлатуларынча, мондый хәбәрләр үз теләге белән гариза бирүчеләрнең барысына да автомат рәвештә килә.
«Мөрәҗәгать итүче районның хәрби комиссариатына килгәч, аның документларын тикшерәләр. Әгәр дә кеше барлык критерийлар буенча өлешчә мобилизация таләпләренә туры килсә, хәрби комиссариат аны үз теләге белән килүче буларак кабул итү турында карар кабул итә», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га республика хәрби комиссариатында.
Агентлыкка билгеле булганча, Менделеевскидан чыннан да ике хатын-кыз килгән. Алар белән әңгәмә корганнар, алар турында мәгълүмат һәм телефон номерын алганнар. Аларга аңлатуларынча, өлешчә мобилизацияләү турындагы закон буенча, үз теләкләре белән килүче хатын-кызларны алмыйлар.
21 сентябрьдә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы боерыкны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Хәрби тәҗрибәгә ия 300 мең резервист чакырылырга тиеш.