Түбән Камада мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү чараларын расладылар
Бүген Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча штабның киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәнең төп темасы - өлешчә мобилизациягә чакырылган түбәнкамалыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Бүген без муниципаль хакимиятнең ярдәм итү чаралары исемлеген формалаштырдык. Эш барышында барлыкка килгән мәсьәләләр буенча без аларга төзәтмәләр кертәчәкбез», - диде Рамил Муллин.
10 октябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Моннан тыш, Түбән Кама муниципаль районы башкарма хакимияте органнары карамагындагы мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә түгәрәкләр һәм секцияләрдә дәресләр өчен дә түләргә туры килмәячәк. Шулай ук барлык гаилә әгъзалары музейга, театрга, концертка бушлай йөри алачак. Балалар бушлай спорт белән шөгыльләнә алачак, шулай ук алар өчен муниципаль лагерьларга юлламалар сатып алуда булышачак.лар
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Гаиләгә, балаларга ярдәм итү үзәге тарафыннан якын туганнарына (әни, әти, әби, бабай, инвалид бала) бушлай өйдә хезмәт күрсәтеләчәк. Моннан тыш, фатирны, йорт яны участогын (авыл җирендә, кышкы чорда) җыештыру буенча волонтерлар ярдәме дә оештырылачак.
Хәрбиләрнең хатыннарына, балаларына эш табарга һәм һөнәри белем, шулай ук өстәмә белем алырга булышачаклар.
Барлык гаилә әгъзалары өчен «Эйдос» үзәгенә түләүсез психологик ярдәм (тәүлек буе эшли торган «Ышаныч телефоны» 8 (8555) 36-65-55) һәм юридик мәсьәләләр буенча консультация каралган. Шулай ук алар социаль һәм башка түләүләрне, социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә ярдәмгә, көчәйтелгән медицина күзәтүе алуга исәп тота алачак. Моннан тыш, 17 октябрьдән җәмәгать транспортында гаилә әгъзалары өчен бушлай йөрү дә гамәлдә булачак.
Рамил Муллин хәзерге вакытта мобилизацияләнүчеләрнең һәр гаиләсе белән эш алып барылуын ассызыклады. «Бүген безнең бердәмлек бик мөһим, бергә булу мөһим! Бер-береңә булышырга кирәк. Без алга таба да өстәмә рәвештә нинди ярдәм чаралары күрергә кирәклеге турында уйларбыз. Егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү безнең бурыч булып тора. Мобилизацияләнүчеләр үз туганнары һәм якыннары өчен борчылмасыннар, монда аларның гаиләләре ялгыз түгеллеген белсен», - дип йомгаклады Рамил Муллин.