«Фобос»: Россиянең Үзәк өлешендә алтын көз тагын бер атна дәвам итәчәк
Россиянең Үзәк өлешендә алтын көз тагын бер атнага сузылачак. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Евгений Тишковец шулай дип белдерде һәм машина йөртүчеләрне тәгәрмәч алыштырырга ашыкмаска чакырды. Бу хакта «Российская газета» яза.
Аның бәяләвенчә, 10-16 октябрьдә һава торышы уңай булачак. Якшәмбе көнне, 9 октябрьдә кыска вакытлы яңгыр яуса, ә инде дүшәмбе, 10 октябрьдә явым-төшемнәр көтелми.
«Бу көнбатыштан антициклон килүе белән бәйле, ул шимбәгә кадәр үз позициясен саклап калачак. Нәтиҗәдә, төбәктә яшәүчеләр классик алтын көз белән хозурланачак», - дип аңлатты синоптик.
Киләсе атнада алмашынучан болытлы һава торышы булачак, иртән урыны белән 0..+5 градус температурада томан күзәтелергә һәм кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава +8..+13 градуска кадәр җылыначак, бу климатик нормадан бераз югарырак. Россиянең Үзәк өлешенә яңгырлар якшәмбе көнне, 16 октябрьдә кире әйләнеп кайтачак.