Теләче районы яшьләр командасы республика чемпионы булды
7-9 октябрь көннәрендә, Казан шәһәрендә, «Форпост» яшьләр оешмаларының республика спартакиадасының зона этабында җиңүче район һәм шәһәр командалары арасында финал ярышлары утте. Теләче районы яшьләр командасы Әлмәт, Чаллы командаларын узып, беренче урынны яулады һәм республика чемпионы булды.
«Теләче-информ» хәбәр иткәнчә, командада Рәсүл Вәгыйзов , Мөхәммәд Хәбибуллин, Диана Бламыкова, Данир Муликов, Реналь Усманов ярышкан .
Команда капитаннары «Форпост» бүлеге җитәкчесе Алмаз Сәетов һәм Теләче урта мәктәбе укытучысы Рафил Хәкимов булган.