Россиянең иң яхшы вузлары рейтингына Татарстанның 12 югары уку йорты кергән
hh.ru сайты версиясе буенча, 2022 елда Россиянең иң яхшы югары уку йортлары рейтингына Татарстанның 12 уку йорты кергән. Иң югары урынны Казан федераль университеты алды - ул алтынчы урында. Бу хакта эш эзләү сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейтингка Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан дәүләт энергетика университеты, «ТИСБИ» идарә университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты, Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе кергән.
Рейтинг төбәктәге югары уку йорты популярлыгы, эш бирүчеләрдә югары уку йортын тәмамлаучыларга ихтыяҗ, яшь белгечләрнең хезмәт хакының чагыштырма дәрәҗәсе, стаж - югары уку йортын тәмамлаган кешенең резюмесында күрсәтелгән эш тәҗрибәсе һәм эшкә урнашу күрсәткечләре буенча төзелгән. Рейтинг Россиядә бөтен югары белем спектрын колачлый. Анда илнең 300 дән артык уку йорты тәкъдим ителгән.