Путин якын көннәрдә Россия Иминлек советы утырышын уздырачак
Россия Президенты Владимир Путин якын көннәрдә Россия Федерациясе Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмә уздырачак. Бу хакта «Россия 1» телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында белдерделәр. «Российская газета» шул турыда яза.
Мәгълүматны телеканал журналисты Павел Зарубин үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте. Утырыш темасы әлегә әйтелми.
Моңа кадәр Владимир Путин Иминлек советына мобилизацияләнгән гражданнарны әзерләү барышын тикшерүне йөкләячәген белдергән иде. Астанада узган матбугат конференциясендә дәүләт башлыгы Иминлек советына яхшы хәрби тәҗрибәсе булган югары дәрәҗәдәге белгечләр керүен искәртте.
«Аларга мобилизацияләнүчеләрне әзерләүнең ничек башкарылуын тикшерергә йөкләмә бирәчәкмен», – дип белдерде Путин. Ул шулай ук ул өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучыларның мәҗбүри тәртиптә берничә этапта әзерлек үтәргә тиеш булуларына басым ясады.