Дагыстанда Мостай Кәрим китабын кумык теленә тәрҗемә иткәннәр
19 октябрьдә Махачкаланың Рәсүл Гамзатов исемендәге Милли китапханәсендә шагыйрь, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең кумык теленә тәрҗемә ителгән «Гёнгюм – йырда...» («В песне – думы...») дип аталган яңа китабын тәкъдим итү булды. «Башинформ» шул турыда яза.
Тәрҗемәләрнең авторы – Дагыстанның яшь кумык журналисты, шагыйрь, РФ Журналистлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Дагыстан Республикасының Карабудахкент районы администрациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Баһаветдин Самадов.
Тәкъдим итүдә региональ һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, шагыйрьләр һәм язучылар, республиканың җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, фәнни интеллигенция, авторның туганнары һәм дуслары, яшь шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, шулай ук төбәкнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты, диелә хәбәрдә.