Пермь краеның Барда авылында мөселманнар Җәмигъ мәчете һәм мәдрәсә төзи
Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте төбәктә исламны ныгыту һәм мәгарифне үстерү буенча тарихи традицияләрне дәвам итә. Россия мөселманнары Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.
Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Галимулла Кадрматов Пермь краеның баш имам-мөхтәсибе Илһам Бибарсов кушуы буенча төбәкнең тарихи үзәгендә – Барда районында эшлекле сәфәр һәм очрашулар уздырды.
Барда Пермь крае мөселманнары өчен генә түгел, ә Россия ислам тарихында аерым урын алып тора. 1750 елда биредә беренче мәчет төзелә. Берничә елдан соң, 1760 елда, мәчет каршында беренче мөселман мәктәбе (мәдрәсә) теркәлгән.
Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте бу традицияләрне яңартуда һәм дәвам итүдә актив катнаша: Җәмигъ мәчете төзелә, яңа мәдрәсә бинасында ремонт-торгызу эшләре тулысынча диярлек тәмамланган. Барлык эшләр дә җирле өммәт белән берлектә алып барыла, диелә хәбәрдә.