Волгоград өлкәсендә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр
Волгоград өлкәсендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәм чарасы узды.
Концерт залында иң оста Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар чыгыш ясады, чара кунаклары танылган дин белгечләренең Пәйгамбәр (с.г.в.) турында чыгышларын тыңлады. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кереш сүз белән Волгоград өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Мөфтие Бата Кифах Мөхәммәд чыгыш ясады. Танылган башкаручы Тайиб Рамазанов, шулай ук «Әр-Раян» төркеме белән Мөхәммәд Хәсән һәм Волгоградтан килгән кунак Мансур Гистаров нәшидләр башкарды.
Балалар өчен Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышына багышланган бәйге үткәрелде, бүләкләр өләштеләр.
Шулай ук тамашачылар игътибарына Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) карата мәхәббәт, аның мәрхәмәтлелеге, сабырлыгы һәм шәфкатьлелеге турында кыска метражлы видеофильм да тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.