Россиялеләргә якыннарын телефонга ничек язарга ярамаганын аңлаттылар
Мошенниклар кешеләрнең якыннарының номерларын үз схемаларын тормышка ашыру өчен куллана ала, шуңа күрә гаилә әгъзаларын телефонда «мама», «папа», «брат» яки «сестра» дип язарга ярамый, дип кисәтте Gem4me платформасының маркетинг директоры Ольга Бобровская. РИА Новости шул турыда яза.
Ул «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, мондый контактлар социаль инженерлык ысулларында еш кулланыла. Мошенниклар номерларны кулга төшергәч, абонентның әти-әнисенә яки туганнарына шалтырата һәм аларның туганнары белән бәхетсезлек очрагы булганын хәбәр итә ала.
Җинаятьчеләр аңламасын өчен якын кешеләрне бөтен кешегә дә билгеле булган исемнәр белән телефонга язмаска кирәк, дип киңәш итте белгеч.
Бәхетсезлеккә юлыккан очракта, бу хакта якын кешеләргә хәбәр итү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, дип өстәде Боборовская.