Метшин мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә яңа төрле ярдәм турында сөйләде
Казан районнары башлыклары Илсур Метшинга мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабының икенче җыелышында андый гаиләләргә нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сөйләде. Очрашу Игелекле Казан офисында узды.
Җыелыш башланыр алдыннан Илсур Метшин штабның психологик һәм юридик консультацияләр белән ярдәм итә торган колл-үзәгендә булды. Кайнар линиягә мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнары һәрвакыт 558-74-18 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә ала. Ул 1 октябрьдән эшли.
«Бер ай элек без мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабының беренче утырышын уздырдык. Әлеге вакыт эчендә республика органнары белән берлектә мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктлары эшчәнлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарылды. Безнең җилкәбездә күп кенә мәсьәләләр ята – мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен тукландырудан алып никахларын рәсмиләштерүгә кадәр», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Бу чорда Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре хезмәткәрләре мобилизацияләнүчеләрнең 31 баласына карата әтисен билгеләү процедурасын уздырган, шул исәптән 5 се – Башкортстанда яшәүчеләр, 71 аерылышу турында акт теркәлгән, шул исәптән 29 акт – күрше республикада яшәүчеләргә карата.
Илсур Метшин штабның яңа эш спецификасы белән очрашуын билгеләп үтте. Ярдәм күрсәтү өчен кешенең татарстанлымы яки Башкортстан Республикасыннан күрше булуымы мөһим түгел, һәр мобилизацияләнгән кеше һәм аның гаиләсенә бәйле эш дәвам итәчәк, дип белдерде.
«Бүгенге көндә без Казанда мобилизацияләнгән һәр ир-атның гаиләсе белән элемтәгә кердек. Аларның социаль паспортлары төзелде, барлык ихтыяҗларын һәм теләкләрен теркәдек. Шулай ук шәһәр ярдәме чаралары формалаштырылды, бу ярдәмнең барлык механизмнары да эшләнде. «Игелекле Казан» ресурслары һәм тәҗрибәсе һәрвакыттагыча урынлы булды. Монда без кайнар линия һәм психологик ярдәм эшен тиз арада булдыра алдык. Чараларның бер өлеше мобилизацияләнгән ир-атларның балаларына кагыла һәм мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күрсәтелә», – дип нәтиҗә ясады Казан мэры.