Иртәгә Татарстанда бозлавык булачак
Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә кабат болытлы һава көтелә. Көнбатышта яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.
Төньяктан талгын җил фаразлана. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -3..+2 градуска кадәр күрсәтәчәк, республика көнчыгышында -6 градуска кадәр суыта. Көндез һава температурасы -1..+3 градус булачак.
Төнлә һәм көндез юлларда бозлавык көтелә, дип өстәделәр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.