Чаллы мәктәбенең унберенче сыйныфында 46 яшьлек укучы белем ала
Чаллы мәктәбендәге иң өлкән укучыга бүгенге көндә 46 яшь. Ул кичке мәктәптә урта белем ала. Автокаланың мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин матбугат конференциясендә мәктәпләрнең эш үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Безнең шәһәр мәктәпләрендә алты яшьтәге 51 бала беренче сыйныфта укый, ә шәһәрнең иң өлкән укучысына – 46 яшь, ул 65нче мәктәпнең кичке сменасында 11 нче сыйныфта урта белем ала», – дип уртаклашты Рөстәм Хуҗин.
Яшь буенча караганда, иң күп укучы өченче сыйныф параллельләрендә укый, ягъни тугыз яшьтәге 8137 укучы. Тугызынчы сыйныфларда 5 348 бала укый.