Татарстанда тагын бер пирамида оештыручыларга карата җинаять эше кузгатылды
Татарстанда финанс пирамидасы оештыручыларга карата җинаять эше ачылды. Финанс пирамидасына охшаш билгеләре булган оешманың офисы «Корстон»да булган. Бу турыда «Татар-информ»га мәгълүм булды. Кайбер мәгълүмат буенча, сүз iTREENITY фирмасы турында бара.
Оештыручыларның берсе эшкә үз танышларын җәлеп иткән, ә алар үзләрен челтәрле бизнес маркетологлары буларак таныштырып, «күп керемле проект»ка акча кертемнәре ясаучыларны җәлеп иткән. Компаниянең салым органнарында теркәлмәгән булуы билгеле.
Хокук саклау органнарына шул оешмага акча керткән хатын-кызларның берсе мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз 400 мең сумга якын акча салганын сөйләгән. Аңа компания сайтында шәхси кабинет ачканнар, анда сумма криптовалютага алыштырылап керергә тиеш була. Әмма ул компаниядән бернинди дә түләүләр алмаган.
Агентлыкка мәгълүм булганча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре оешманы оештыручыны һәм аның җиде танышын ачыклаган. Мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләрне ачыклый.