Азнакайдан махсус «Алга» батальонына гуманитар ярдәм озатылды
Бүген Азнакайдан фронтка – махсус «Алга» батальонына атап, гуманитар ярдәм озатылды. Бу турыда «Маяк» газетасы хәбәр итә.
Барлык предприятие, оешма, бюджет учреждениеләре коллективлары, авыл җирлекекләре, өлкән яшьтәге апа-абыйлар солдатларга кирәкле әйберләр җыюда үз өлешләрен кертте. Фургон эченә иң беренче итеп эшмәкәр Илмаз Хафизов бүләк иткән квардрациклны менгерделәр. Гуманитар ярдәмне төяргә мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр учреждениеләре, Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, әфганчылар булышты.
«Өченче тапкыр шундый ярдәм оештырабыз. Әле тагын да булачак. Барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Солдатларыбыз җиңеп, исән-сау кайтсыннар», – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев шулай ук азнакайлыларга изге эш-гамәлләре өчен зур рәхмәтен белдерде.