Актаныш районы башлыгы ун кешегә «Актаныш таңнары» газетасын яздырды
«ТАТМЕДИА» АҖ газета-журналларын якын кешеләреңә яздыру акциясе республика җитәкчеләре арасында бик популяр. Актаныш районы җитәкчесе Ленар Зарипов аз керемле лаеклы ялдагы ветераннарны сөендерде.
«Актаныш таңнары»н яратып укый торган өлкән яшьтәге 10 кешене газетага ярты еллык подписка белән бүләкләде.
«Район башлыгы күрсәткән игелекле гамәлгә башка җитәкчеләрнең дә кушылуын көтәбез», – диелгән хәбәрдә.