"Вёрстка": Яңа елдан соң мобилизациянең икенче дулкыны булырга мөмкин
Басма чыганаклары моның берничә дәлилен дә китергән. Әйтик Мәскәү мэриясендә махсус оешкан, канунсыз чакырылганнар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен хәрби комиссариатларга булышкан белгечләргә әлегә ял итегез, Яңа елдан соң кабат эшли башлыйсыз дигәннәр.