Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң тәрәзәдән чыгып очкан пассажир үлгән
Бүген Татарстанның Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 71нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул Great Wall внедорожнигы белән кара-каршы бәрелешкән. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе
Юл-транспорт һәлакәтендә 35 яшьлек пассажир автомобиль тәрәзәсеннән юлга чыгып очкан, ул иминлек каешын эләктермәгән булган. Ул урынында ук үлгән.
Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе
Ике автомобильнең дә йөртүчеләре имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр.