Миңнеханов социаль челтәрдә Бәһрәйн короле белән фото күрсәтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле Хәмәд бән Иса Әл Хәлифәгә дин диалогы турындагы форумда катнашу өчен килгән республика делегациясенә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан җитәкчесе үзенең Телеграм-каналында сөйләде.
«Безнең һәр сәфәребездә ул очрашырга вакыт таба һәм һәрвакыт хезмәттәшлек буенча безнең барлык инициативаларны хуплый. Бу көннәрдә Бәһрәйнда диннәр диалогы турында форум уза, бөтен дөньядан дин әһелләре килде», - дип уртаклашты Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, бүген «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе сыйфатында Татарстан моделен илдәге диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык үрнәге буларак тәкъдим иткән.