Кемеровоның Кышлау авылы имамы укучылар белән очрашуда өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләде
Октябрь дәвамында Кемерово өлкәсенең Юрга муниципаль округының Кышлау авылы мәчете имамы Хусейнджон хәзрәт Дарвозиев лицей һәм мәктәпләрнең 6-8 сыйныф укучылары белән очрашулар үткәрде. Ул мәктәп укучылары белән «Иртәгә мин дә өлкәнрәк булачакмын» дигән темага аралашты. Бу турыда Россия мөселманнарының Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Өлкән буынга хөрмәт балачактан ук тәрбияләнә, чөнки нәкъ менә алардан без халык традицияләрен, зирәклекне, туган тел культурасының нигезләрен ишетәбез һәм сеңдерәбез. Аларның хикәяләреннән һәм әкиятләреннән туган җиргә һәм аның халкына беренче мәхәббәтебез туа. Өлкәннәргә ихтирам, ярату һәм яхшылык күрсәтергә кирәк, чөнки рус мәкалендә әйтелгәнчә, «әгәр балаларың сине картлыкта хөрмәтләсеннәр өчен, үзең картларны хөрмәт ит», - дип сөйләде имам.
Очрашу һәм әңгәмәләр файдалы һәм кызыклы булды. Очрашу азагында балаларда имамга үзләрен кызыксындырган төрле сораулар бирү мөмкинлеге булды.