Татарстанда ике машина катнашындагы һәлакәттә ике бала анасыз калган
Бүген Чистай районында Казан-Оренбург юлының 146нчы чакрымында Hyundai автомобиле белән йөк машинасы бәрелешкән.
Фото: © ЮХИДИ матбугат хезмәте
Якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешү нәтиҗәсендә автомобиль тулысынча диярлек яньчелгән.
Фото: © ЮХИДИ матбугат хезмәте
Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, руль артындагы хатын-кыз урында ук үлгән. Машинада арткы утыргычтагы ике бала булган, алар имгәнгән.
Фото: © ЮХИДИ матбугат хезмәте
Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.