Долларның рәсми курсы 62,1 сум тәшкил итте
Россия Үзәк банкы тарафыннан җомгадан билгеләнгән долларның рәсми курсы 47,8 тиенгә кадәр, ягъни 62,0955 сумга кадәр артты. Ә евро курсы 31,45 тиенгә кадәр төште һәм 60,6071 сум булды.
Россия Банкы мәгълүматлары буенча, РФ Үзәк банкы, Мәскәү биржасының базар курсларын кулланып, эш көннәрендә долларның һәм евроның рәсми курсларын билгели.