Ислам белгече: Миңнехановның Бәһрәйнгә сәфәренең максаты - икътисади элемтәне җайга салу
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бәһрәйнгә сәфәренең максаты дини булудан бигрәк, дөньяви. Бу хакта көнчыгышны өйрәнүче, ислам белгече һәм сәясәт белгече Алексей Малашенко әйтте.
«Бурыч - нәкъ менә элемтәләрне җайга салу һәм, беренче чиратта, икътисади. Өстәвенә, шул ук Бәһрәйнда моңа әзер кешеләр дә бар. Мин инде Россия турында әйтмим. Һәм, минем уйлавымча, хәзер шартлар, 3-4 ел элек булганга караганда уңайлырак. Татарстан - Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Шулай булгач, моның нәтиҗәсе булырга мөмкин», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына белгеч.