Казаннан Хургадага туристик рейслар ачылды
«Россия» авиакомпаниясе Казаннан Мисыр курорты - Хургадага очышларны яңартты. Беренче чартер туристик рейсы тулы йөкләнеш белән башкарылды.
Казан - Хургада маршруты буенча самолетлар атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рейсларга билетларны алу очу, трансфер, кунакханәдә яшәү һәм экскурсия программаларын үз эченә алган комплекслы туристик продуктны броньлаганда мөмкин», диелә хәбәрдә.
Аэропортның матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, Россия туристлары арасында Мисыр һәм Төркия курортларына һәрвакыт ихтыяҗ бар. Шуңа бәйле рәвештә бу юнәлешләр буенча рейсларга йөкләнеш зур булуы фаразлана.