Чаллы мэры Белгород өлкәсендәге хәрби частьта Татарстан хәрбиләре янында булды
Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», - дигән сүзләренә тугры калып, хәрбиләргә матди һәм рухи ярдәм итә. Бүген ул Татарстан егетләре өйрәнүләрен дәвам итә торган Белгород өлкәсендәге хәрби частькә барып җитте. Бу хакта Наил Мәһдиевнең Телеграмм-каналына сылтама белән «Шәһри Чаллы» хәбрә итә.
«Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр хезмәт итә торган частьтә Чаллы, Зәй, Казан, Апас, Арча, Биектау һәм Питрәч хәрбиләре белән сөйләштем. Аларның кәефләре яхшы, барысы да туганнарына һәм якыннарына сәлам әйтте. Хәрбиләргә Чаллыда җыелган 90 тоннадан артык гуманитар ярдәмне тапшырдык», – ди ул.