Синоптиклар Татарстанда җепшек кар, бозлавык һәм 8 градус салкын вәгъдә итә
Иртәгә, җомга көнне Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм юлларда бозлавык көтелә. Аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -4..+1 градус, әмма көнчыгышта һава температурасы -8 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -1...+3 градус фаразлана.