Мөхтасибәтләр Татарстаннан мобилизацияләнгәннәргә 6,8 млн сумнан артык акча җыйган
Татарстан мөхтәсибәтләре өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган татарстанлыларга ярдәм итү өчен акча җыюны дәвам итә. Хәзерге вакытка аларның көче белән 6,8 млн сумнан артык акча җыелган.
Әлеге акча хәләл ризык һәм башка кирәк-яраклар сатып алу һәм сату өчен тотылачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Татарстан Диния нәзарәтендә сөйләүләренчә, иң зур өлешне Нурлат районы мөселманнары керткән. Район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Габделхановның тырышлыгы белән 700 мең сумнан артык акча җыелды.
Мобилизацияләнгәннәргә теләге булган һәркем ярдәм итә ала, акча җыюны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үткәрә. Реквизитларны Нәзарәт сайтында табарга була.