Казаннан укытучы «Педагогик дебют» Бөтенроссия конкурсында җиңде
Казан укытучысы Мария Гайнетдинова «Педагогик дебют - 2022» Бөтенроссия конкурсында «Өстәмә белем бирүнең яшь педагоглары» номинациясендә җиңде.
«Башлангыч сыйныф һәм өстәмә белем бирү укытучысы Мария Гайнетдинова Казанның Яңа Савин районының 146 нчы «Ресурс» лицеенда эшли», - диделәр Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә.
Әлеге лицейның тагын дүрт белгече конкурс лауреаты булды. Аерым алганда, директор урынбасарлары Гөлия Нуретдинова һәм Альбина Чернова «Яшь идарәчеләр», инглиз теле укытучысы Ләйсән Харисова «Яшь укытучылар» номинациясендә, педагог-психолог Динә Закирова «Яшь педагог-психологлар» номинациясендә катнашты.
Конкурсның йомгаклау этабы 27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә узды. Анда Россиянең 54 төбәгеннән 756 мәгариф хезмәткәре катнашты, 42 субъекттан 153 кеше финалга чыкты.