Мобилизацияләнгән Татарстан үзмәшгуленең гаиләсен кышка утын белән тәэмин иткәннәр
Татарстанның Кайбыч районыннан мобилизацияләнгән ир-атларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтә башладылар. Шушы көннәрдә Араслан авылыннан Красновлар гаиләсенә ун кубометр утын китергәннәр. Бу хакта, «Кайбицкие зори» газетасы яза.
«Казан Экспо»да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашуда мобилизацияләнүчеләр көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, Дмитрий Краснов гаиләне кышка утын белән тәэмин итәргә өлгермәве турында сөйләде. Өйдә аның хатыны Екатерина, 3 һәм 11 яшьлек ике кызы калган.
Дмитрий хәрби хезмәтне Чечняда узган, мобилизациягә кадәр агачтан эшләнмәләр әзерләү буенча үзмәшгуль булган. Хатыны ноябрьдә район үзәгендә кафега эшкә урнашырга планлаштыра.
Кайбыч урманчылыгы һәм Кайбыч махсус орлыкчылык хуҗалыгы җитәкчеләре Илгиз Хаффазов һәм Фәнис Гыйльметдинов гаиләне утын белән тәэмин итүне оештырган.
Мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның гаиләләренең барлык мөрәҗәгатьләре аның шәхси контроленә алына, дип ышандырды район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.