Казанда ярминкәләрдә Татарстанның 22 районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре катнаша
Шимбә, 5 ноябрьдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдәдә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре катнаша.
Казанлылар авыл хуҗалыгы продукциясен иртәнге сәгать 6дан алып 12гә кадәр түбән бәядән сатып ала алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мисал өчен, шәһәрнең Авиатөзелеш районында сәүдә мәйданчыклары Дементьев урамы, 7, Беломорск ур, 69 һәм Ленинград, 27, Вахитов районында - Татарстан, 53, Чехов урамы, 2, Киров районында - Краснококшайск, 150/2, Батыршин, 20 һәм Революция, 12 адреслары буенча эшләячәк.
Шулай ук ярминкәләр Яңа Савин (Ямашев пр., 71а һәм Лаврентьев ур., 10), Мәскәү (Ш.Усманов ур., 1), Идел буе (Р.Зорге ур., 66 һәм Ю.Фучик ур., 72) һәм Совет (Аграр, 2 һәм Липатов ур., 7) районнарында узачак.
«Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.